Рубрика: Стихи про родные края

Стихи про родные края.
Читайте вы песни мои
Снова и снова читайте!
Любите вы земли родные,
И это ваше право, любите!

Только не читайте меня, как поэта
Не для этого, я писал!
Чтобы не забыть речь родную,
Земли родные, я воспевал!

Песни мои

Песни мои
Вы рождаетесь в сердце моем.
И ровняясь, чтобы взлететь
Порхаете в душе моем!

 

Каждую из вас, лаская и любя,
Пишу слезами поливая.
Все свои чувства,
Песнями к вам доставляя!

 

Пишу вот так,
Понемножку по одному.
Рождённых один за другим,
Оставляя рану к сердцу моему!

 

Если нравятся они вам,
Это причина мне, ещё писать.
Увидев силу и мощь своих песен,
Ещё одна причина мне писать!


Гафур Забихуллин. 

Песни мой. Цветочек на книге

Песни мои

Җырларым, 

Йөрәгемнән шытып чыгалар да, 

Тезелешеп күңелем түрендә, 

Талпыналар очар өчен, илем күгендә! 

       Һәрбересен назлап, иркәләп 

       Күз яшләрем сибеп үстерәм! 

       Хисләремне, бөтен тойгыларны, 

       Җырларыма салып җиткерәм! 

Уйламадым, шигырь язырмын дип, 

Кайчак язам шунда сызгалап! 

Йөрәгемнән кайнап чыккан хисләремне, 

Аңларсызмы диеп, мин язам! 

       Язам шулай, 

       Әзләп кенә, берәмләп. 

       Чыкканнарын бер-бер артлы, 

       Йөрәгемне минем телгәләп! 

Охшый икән алар сезгә, 

Языр өчен миңа, бер сәбәп! 

Җырларымның ялкын-көчен күреп, 

Шатланырга, тагын бер сәбәп! 

       Гафур Забихуллин. GAFURAGAFUR.RU 

Песни мои. Рукописи.

   

 Песни мои

Читайте вы песни мои
Снова и снова читайте!
Любите вы земли родные,
И это ваше право, любите!

Только не читайте меня, как поэта
Не для этого, я писал!
Чтобы не забыть речь родную,
Земли родные, я воспевал!

Гафур Забихуллин.




Читайте вы мои стихи. Родина моя.Укыгыз сез шигырьларны,
Кабат — кабат аны укыгыз!
Туган җирне яратырга,
Сезнең дә бар бит хакыгыз!


Тик, шагыйр түгел диеп , укымагыз
Шагыйр булыр өчен язмадым!
Туган телне онытмас өчен,
Туган җирне шулай назладым!

Гафур Забихуллин.
Деревня.Вид на речку.Яратыгыз сез, туган җирне
Булмаганга бүтән андый җир!
Саклагыз сез, туган җирне
Булмаганга башка, матур җир!
Гафур Забихуллин.

Полевые цветы на склоне горы.

 

Говорят про Башкортостан

Башҡортостан тиҙәр, күҙ алдымда —
Биек тауҙар, Урал тауҙары»
Туган илем тиҙәр, ҡолагымда —
Ҡурай моңы, ҡубыҙ сыңлауы!

 

Башҡортостан тиҙәр, күҙ алдымда —
Яҙгы ташҡын, сабан туйҙары!
Тыуган ягым тиҙәр, күңелемдә —
Башҡорт моңы, башҡорт йырҙары!

 

Башҡортостан тиҙәр, күҙ алдымда —
Башҡорт аты, башҡорт йәйләүе.
Тыуган йерем тиҙәр, хәтеремдә —
Атай йорты, әҫәй һүҙҙәре!

 

Гафур Забихуллин GAFURAGAFUR.RU

Песни мои. Башкортостан Мечетлинский районБашкиркаБашкортГоры Уральские с беркутом своим

Башкортостан. Беркут над рекой.Горы Уральские с беркутом своим
Высокие горы, владения твои!
Башкортостан — джигит Башкирии,
Надежда ты, своей земли!
Загрустили, горы твои,
И беркут грустно кричит!
Уставший народ твой,
Джигитов своих, зовёт!

Гафур Забихуллин

GAFURAGAGAFUR.RU Песни мои

 

Родной дом

 

Родные края

Из далека я, в родной дом возвращаюсь,                                        С дорожными знаками, соревнуясь!                                            Вот один из них показывает,                                                             До родного дома, сколько осталось?

Наша деревня остается,                                                                     В стороне от больших дорог.                                                           Родительский дом меня ждёт,                                                      Пустой и одинокий, как он нам дорог!

Родная земля ждет, призывая к себе,                                         Возвращайся же ты, на Родину свою!                                          Без родного дома, без родной земли,                                            Потерялся ты, забыл Родину свою!

Бросили мы, свои родные места,                                                   Разошлись в разные края!                                                                  Не нашли мы счастья большого,                                                   Нет лучше дома родного!

Увидеть бы, всех родных,                                                                Собрав в наш дом!                                                                             Увидеть бы, как радуется,                                                                   К нашей встрече, наш родной дом!  

           Перевод от автора                                         

 

                      Туган йортым

Ераклардан кайтып барышым,

Юл тамгалары белән ярышып!

Менә берсе күрсәтә бит,

Туган йортка ничә чакрым?

 

Туган авылым торып кала,

Олы юлдан, читкә тайпылып.

Туган йортым мине көтә,

Буш торганга, әллә кайгырып.

 

Туган җирем көтә үзенә чакрып,

Кайт син диеп, туган җиреңә!

Туган җирсез, туган телсез,

Син йөремә, читтә каңгырып!

 

Туган җирне ташлап,

Һәр беребез читкә юнәлгән.

Табалмыйча зур бәхетләр,

Еракларда калган, югалган!

 

Бер күрәсе иде туганнарны,

Җыештырып туган өемә!

Бер күрәсе иде, туган өйнең,

Сөенгәнен безне күрүгә!

Гафур Забихуллин   gafuragafur.ru

Родной дом

 

Родной дом

Туган йортым,
Әткәй төзегән елны, мин туганмын.
Шунда туып, тәпи басып —
Зур үскәнче, шунда торганмын!

 

Шушы йортта, алты бала туып үскән,
Алтысы да, читкә таралган!
Әти — әни генә, безне көндә көткән,
Яши — яши, шунда картайган!

 

Бүген безне, бер кем көтми,
Үкенәбез, ләкин соң инде…
Туган йортка сукмак өзелми,
Әти — әни генә, өйдә күренми…

 

Кайбер елны, берәм — берәм,
Без кайтабыз сине күрергә!
Еллар бит ул, бик тиз уза
Бер көн безне, кайтарырлар алар, мәңгегә!

 

Кайтсак әгәр, бергә җыелышып,
Сөенешеп, кочагыңа синең сыенып,
Сагыш — хәтирәләр белән җылынып
Без китәбез — кайтыр өчен, тагын сине сагнып!

Гафур Забихуллин GAFURAGAFUR.RU

Самые вкусные пироги.

 

Әткәй-әнкәй

Күптән инде, алар киткән

Сурәтләре генә калган альбомда.

Сагныпмы алсам шул альбомны,

Көчем җитми ачып карарга.

 

Ачсам әгәр,

Үткән гомер, бер-бер артлы

Күз алдыннан уза, кабатлап

Һәр-бер сурәт үзенә чакыра,

Әйдә яшик диеп, кабатлап!

 

Тик, кайтып булмый үткәннәргә,

Теләсәк тә, яшик диеп

Үткән мизгелләрнең,

Кадерләрен белеп, яхшылап!

 

Ә шулайда, гомер узган,

Матур-матур эзләр калдырган.

Үткәннәргә үкенеч түгел,

Сокланырлык эзләр калдырган!

 

Гафур Забихуллин Екатеринбург янв.2020.

Вечно юная девочка.

Вечно юная девочка. Девочка с вёдрами на корамысле, набирает воду у ручья.              Вечно юная девочка.

Мәңге яшь бер кыз бала,
Минем хәтеремдә
Мәңге яшь булып,
Һаман саклана!

Бөтен кеше, мине көнләштереп
Тагын аңа, тагын соклана!
Шундый матур яры булгач,
Тагын минем йөрәк, тагын мактана!

Яшлектә сөйдергән,
Беренче саф мөхәббәт
Мәңге сүнмәс ялкын булып,
Һаман инде йөрәгемдә, һаман саклана!

Гафур Забихуллин         Вечно юная девочка.

Вечно юная девочка. Девочка и мальчик. Влюлённые на речке.                Девочка и мальчик. Влюблённые на речке.

Выросла на берегу ива

Тал егете үсте, су буенда,
Тал кызлары булды янында!
Тик күзләре, күзләре төште
Аръякларда үскән, каен кызына!

Тал егете үсте, озайды
Тал кызлары аңа сокланды!
Каен кызы кемгә күз салды?
Тал егете әллә соңлады?!

Юк, соңламады,
Каен кызы аңа омтылды!
Мөхәббәтем диеп, тал егете
Карчысына аның сузылды!

Көзләр, язлар узды.
Тал егете, озын буе белән
Каен кызын кочып назлады!
Тал кызлары, кабат сокланды!

Тал егете, каен кызын кочып

Су буенда үсте, чайкалды!

Алар тирәсендә, шытып

Тал чыбыклар үсә башлады….

       Гафур Забихуллин.

Ты ангел, посланник бога

Вечно юная девочка. Девочка и мальчик. Влюблённые на фоне неба.

Фәрештә син, алла илчесе!
Күкләрдән төшеп, бәхет бирүче.
Син мине көтеп, эзләп табучы,
Бәхетләр җыеп, миңа бирүче!

Мин гөнаһлы, алла кешесе,
Син фәрештәгә, җанын бирүче!
Безгә берләшеп, җирдә яшисе,
Мөхәббәт серен, кабат ачасы!

Гафур Забихуллин.https://gafuragafur.ru/

Снова мы встретились.

Парень и девочка.

Снова мы вместе.

Девушка и парень обнимаются на фоне зари.Яңадан бергә без бүген

Мечты юности моей.

Яшлектә хыялга күмелдем,

Иң матур гөлләрне, мин өздем!

Йөрәкнең серләрен чишәргә,

Сөйгәнем тик сине эзләдем!

Гөлләрне өздем мин ашыгып,

Серләрне ачтым мин ашкынып.

Моңаеп гөлләрем сүрелде,

Сөйгәнем, тик күзгә күренде!

Шиңделәр яшлегем гөлләре,

Язмышым гөлләргә тиңләнде.

Хәтердә сөйгәнем күзләре,

Шушыдыр яшлегем көзләре!

Гафур Забихуллин.

Красная роза
Югалттым мин сине

Эзләдем сине, тагын эзләдем,
Су буйларын төшеп әйләндем!
Эзли-эзли сине әллә,
Хыялыйга инде әйләндем?

Югалттым сине яшлегемдә,
Бәлки, кеше кебек сөя белмәдем?
Йөрәктәге серләремне
Бәлки инде, сөйли белмәдем?

Әллә ничек булды, минем язмыш
Әллә ничек узды яшлегем.
Гаеп әллә миндә, әллә синдә
Мөхәббәтем син әллә нишләдең?

Җырларымны яздым синең өчен,
Яшлегем бит сиңа бәйләнгән!
Югалттык без мөхәббәтне,
Язмышларны бергә бәйләгән!

Югалттым мин сине,
Әйтә алмый, әйтер сүземне…
Ничә еллар узды инде,
Гаеплемен димен үземне!

Наша речка

Гафур Забихуллин. Мой сайт https://gafuragafur.ru

 

Сыенасы килә кешеләргә,

Ялгызлыктан әллә, калтырыйм.

Таянасы килә кешеләргә,

Ялгыз тормыш сине, кемгә калдырыйм?

Ачыласы килә кешеләргә,

Сүнәсләре килми хисләрнең!

Таянасы килә кешеләргә,

Тайгакланган чакта, язмыш юлларым.

Ачылырмын әле кешеләргә,

Бушамаса күңел күкләрем.

Таянырмын әле кешеләргә,

Тарталмасам, тормыш йөкләрен.

Сыенырмын әле кешеләргә,

Өзелмәсә яшәү өметем…

Күрсәм әгәр кешеләрнең,

Мәрхәбәтле, ачык йөзлесен!

          Гафур Забихуллин  Екат. март 2019.

Якты булсын сезнең күңелегез,

Адашканнар юлын яктыртсын!

Җылы булсын сезнең күңелегез,

Ятимнәргә өмет бирегез!

Чыршы бизимен.

Моңсуланып чыршы бизимен…

Берәм-берәм эләм чыршы бизәген.

Үзем генә бизим чыршыны,

Ялгыз калдым, бу юлы…

 

Юк уенчыклар биреп торучы,

Матурларын эләм иң алдан.

Уенчыклар кебек, бер-бер артлы

Үткән еллар уза, күз алдан…

 

Елларым, бар иде бит матурлары,

Балкып торган, җиңү утыннан!

Моңсулары булды арасында,

Югалтулар, хыянәтләр мине сынаган.

 

Хаталар да бик күп ясадым,

Кабатлап мин кеше хатасын.

Шатлыклары булды онытмаслык,

Бәхетләр дә бирде, миңа язмышым!

 

Гөрләп торды минем тормыш,

Барысын да күрдем, барысын!

Тик, бәхетләрне сайлый-сайлый,

Мин белмәдем ялгыз каласын!

            Гафур Забихуллин  https://gafuragafur.ru/

                Екатеринбург.  декабрь.2019г.

Родная деревня-родная земля.

      Родная деревня-родная земля.

Туган авылым, туган җирем —

Күп киленнәр сине яраткан!

Күпме бала тапкан, синдә калган —

Туган җирең диеп, аңа аңлаткан!

Күпме уллар, кызлар үскән,

Күпмеседер читкә киткән?

Еракларда алар йорт тапкан,

Туган җирдән артык җир, кем тапкан?

Ир егетләр аны матурлаган,

Киленнәре аны ямьләгән!

Адашканнар кире кайткан,

Кабат алар сиңа — сиңа сокланган!

Ата — бабам шунда туып үскән,

Җырлырында аны мактаган!

Туган телен безгә, мирас иткән,

Туган җирен безгә саклаган!

Чишмәсенең суын эчкән,

Елгасында аның коенган,

Миндә шунда туып үскән,

Мөхәббәтем сиңа, шунда уянган!

Гафур Забихуллин

GAFURAGAFUR.RU

Родная деревня-родная земля.  Родник                   Родная деревня-родная земля.

Родная деревня.

Туган авыл.
Синнән куды мине,
Нинди давыл?
Әткәй йорты —
Яшәдем мин шунда,
Ярты — йорты!
Яше — карты,
Туганнарым шунда калды.
Мөхәббәтем — беренчесе мине,
Шунда яратты!
Әнкәй — әткәй, синнән мине,
Читкә озатты.
Кала — шәһәр мине үзенә каратты!

Гафур Забихуллин GAFURAGAFUR.RU

Родная деревня-родная земля. Лошади с жеребёнкомТы снишься мне Родина моя

Ты снишься мне Родина моя

Реки и луга.

Босоногие ребята,

Скачущие жеребята!

И снится мне, моя деревня

Где ещё был, маленьким я!

Даже гуси не боялись меня

И снова зовёт, детство меня!

      Гафур Забихуллин.

Даже гуси не боялись меня

Родная деревня-родная земля              Родная деревня-родная земля.

Приснились мне, Родные края

Приснились мне, Родные края
Человеку нужны, родные места.
И нужен ему, родной язык,
Если даже он, к седину привык!

Наверно вернусь, к родным местам,
Родная речь, меня зовёт.
Даже, если я седой
Кажется, вернусь к юности моей!

Простить ли меня, дом родной
Искателя счастья, одинокого?
Поймёт ли, родной язык
Слова любви, мною сказанного?

Гафур Забихуллин.
Родная деревня-родная земля. Природа Родины моей

Осень.

Көзге җилләр, агач яфракларын

Берәм-берәм, тартып өзгәли!

Тагын кышлар җитә, дигән уйлар

Күңелемне минем телгәли!

Картаябыз диеп, күңел сызласада

Йөрәгем бит, һич тә тезләнми!

Ел мизгелләре, бер-бер артлы

Яшәү елларымны өзгәли!

Ак чәчләрем минем,

Яшләремне, һич тә яшерми…

Язмышым да, яшик әле диеп

Рәхәт тормыш тагын, эзләми!

Язмыш җилләре, минем бәхетләрне

Берәм-берәм тартып өзгәли!

Озак яшә диеп, калганнарын

Кайчак миңа, өстәп биргәли!

                       Гафур Забихуллин  14.09.2019. г.Екатеринбург

Птицы улетают…

Кошлар китә,

Яшел яфракларны алар,

Алып китә, җылы якларга!

Еллар китә,

Кара чәчләремне алар,

Алып китә, белмим кайларга?

Кошлар китә,

Кайтыр өчен,

Туган җирен, сагнып язларда!

Еллар уза,

Гомрем еллары

Кайтмас инде алар, язларда….

               Гафур Забихуллин

Беренче мөхәббәт,
Беренче назларым!
Онытма син әле,
Бу җирдә мин барын!

Яшлектә сөйдергән,
Яшлектә көйдергән!
Йөрәккә ул кергән,
Йөрәктә ул калган!

Беренче таңнарның,
Иртәнге нурлары.
Беренче назларның,
Йөрәктә моңнары!

Беренче ярым ул,
Хәтердә саклана!
Икенче ярларым,
Аңа ул соклана!

Яшлегем еллары,
Мөхәббәт назлары.
Калдылар еракта,
Булмады язлары!

https://gafuragafur.ru/ Гафур. Екат.авг.20.

GAFURAGAFUR.RU