Девочка юная.
Мәңге яшь бер кыз бала,
Минем хәтеремдә
Мәңге яшь булып,
Һаман саклана!
Бөтен кеше, мине көнләштереп
Тагын аңа, тагын соклана!
Шундый матур яры булгач,
Тагын минем йөрәк, тагын мактана!
Яшлектә сөйдергән,
Беренче саф мөхәббәт
Мәңге сүнмәс ялкын булып,
Һаман инде йөрәгемдә, һаман саклана!
Gafur Zabikhullin Вечно юная девочка.
Девочка юная. Выросла на берегу ива.
Тал егете үсте, су буенда,
Тал кызлары булды янында!
Тик күзләре, күзләре төште
Аръякларда үскән, каен кызына!
Тал егете үсте, озайды
Тал кызлары аңа сокланды!
Каен кызы кемгә күз салды?
Тал егете әллә соңлады?!
Юк, соңламады,
Каен кызы аңа омтылды!
Мөхәббәтем диеп, тал егете
Карчысына аның сузылды!
Көзләр, язлар узды.
Тал егете, озын буе белән
Каен кызын кочып назлады!
Тал кызлары, кабат сокланды!
Gafur Zabikhullin.
Девочка юная. Ты ангел, посланник бога.
Фәрештә син, алла илчесе!
Күкләрдән төшеп, бәхет бирүче.
Син мине көтеп, эзләп табучы,
Бәхетләр җыеп, миңа бирүче!
Мин гөнаһлы, алла кешесе,
Син фәрештәгә, җанын бирүче!
Безгә берләшеп, җирдә яшисе,
Мөхәббәт серен, кабат ачасы!
Gafur Zabikhullin.https://gafuragafur.ru/
Мечты, юности моей.
Яшлектә хыялга күмелдем,
Иң матур гөлләрне, мин өздем!
Йөрәкнең серләрен чишәргә,
Сөйгәнем тик сине эзләдем!
Гөлләрне өздем мин ашыгып,
Серләрне ачтым мин ашкынып.
Моңаеп гөлләрем сүрелде,
Сөйгәнем, тик күзгә күренде!
Шиңделәр яшлегем гөлләре,
Язмышым гөлләргә тиңләнде.
Хәтердә сөйгәнем күзләре,
Шушыдыр яшлегем көзләре!
Югалттым мин сине.
Эзләдем сине, тагын эзләдем,
Су буйларын төшеп әйләндем!
Эзли-эзли сине әллә,
Хыялыйга инде әйләндем?
Югалттым сине яшлегемдә,
Бәлки, кеше кебек сөя белмәдем?
Йөрәктәге серләремне
Бәлки инде, сөйли белмәдем?
Әллә ничек булды, минем язмыш
Әллә ничек узды яшлегем.
Гаеп әллә миндә, әллә синдә
Мөхәббәтем син әллә нишләдең?
Җырларымны яздым синең өчен,
Яшлегем бит сиңа бәйләнгән!
Югалттык без мөхәббәтне,
Язмышларны бергә бәйләгән!
Югалттым мин сине,
Әйтә алмый, әйтер сүземне…
Ничә еллар узды инде,
Гаеплемен димен үземне!
Gafur Zabikhullin. Мой сайт https://gafuragafur.ru
Сыенасы килә кешеләргә,
Ялгызлыктан әллә, калтырыйм.
Таянасы килә кешеләргә,
Ялгыз тормыш сине, кемгә калдырыйм?
Ачыласы килә кешеләргә,
Сүнәсләре килми хисләрнең!
Таянасы килә кешеләргә,
Тайгакланган чакта, язмыш юлларым.
Ачылырмын әле кешеләргә,
Бушамаса күңел күкләрем.
Таянырмын әле кешеләргә,
Тарталмасам, тормыш йөкләрен.
Сыенырмын әле кешеләргә,
Өзелмәсә яшәү өметем…
Күрсәм әгәр кешеләрнең,
Мәрхәбәтле, ачык йөзлесен!
Gafur Zabikhullin. Екат. март 2019.
Чыршы бизимен.
Моңсуланып чыршы бизимен…
Берәм-берәм эләм чыршы бизәген.
Үзем генә бизим чыршыны,
Ялгыз калдым, бу юлы…
Юк уенчыклар биреп торучы,
Матурларын эләм иң алдан.
Уенчыклар кебек, бер-бер артлы
Үткән еллар уза, күз алдан…
Елларым, бар иде бит матурлары,
Балкып торган, җиңү утыннан!
Моңсулары булды арасында,
Югалтулар, хыянәтләр мине сынаган.
Хаталар да бик күп ясадым,
Кабатлап мин кеше хатасын.
Шатлыклары булды онытмаслык,
Бәхетләр дә бирде, миңа язмышым!
Гөрләп торды минем тормыш,
Барысын да күрдем, барысын!
Тик, бәхетләрне сайлый-сайлый,
Мин белмәдем ялгыз каласын!
Gafur Zabikhullin. Екатеринбург. дек.2019г.
Почему ты снишься мне?
Төшләремә минем нигә кердең,
Өннәремдә минем килмәгәч?
Йокыларга китәм сине сагнып,
Көннәремдә сине күрмәгәч!
Төшемдә без, кабат очрачабыз,
Таңга кадәр, бергә очабыз!
Иртәнге таң нурыннан,
Нигәдер качабыз!
Татлы төшләр булып, нигә киләң,
Язмышыма минем кермәгәч!
Хисләремне сиңа ничек сөйлим,
Тормышымда сине күрмәгәч?
Кичләремне көтәм сагнып,
Төннәремдә сине кочарга!
Хыялыма биреләм кабат,
Синең белән бергә күккә очарга!
Gafur Zabikhullin