Из далека я, в родной дом возвращаюсь,
С дорожными знаками, соревнуясь!
Вот один из них показывает,
До родного дома, сколько осталось?
Наша деревня остается,
В стороне от больших дорог.
Родительский дом меня ждёт,
Пустой и одинокий, как он нам дорог!
Родная земля ждет, призывая к себе,
Возвращайся же ты, на Родину свою!
Без родного дома, без родной земли,
Потерялся ты, забыл Родину свою!
Бросили мы, свои родные места,
Разошлись в разные края!
Не нашли мы счастья большого,
Нет лучше дома родного!
Увидеть бы, всех родных,
Собрав в наш дом!
Увидеть бы, как радуется,
К нашей встрече, наш родной дом!
Туган йортым
Ераклардан кайтып барышым,
Юл тамгалары белән ярышып!
Менә берсе күрсәтә бит,
Туган йортка ничә чакрым?
Туган авылым торып кала,
Олы юлдан, читкә тайпылып.
Туган йортым мине көтә,
Буш торганга, әллә кайгырып.
Туган җирем көтә үзенә чакрып,
Кайт син диеп, туган җиреңә!
Туган җирсез, туган телсез,
Син йөремә, читтә каңгырып!
Туган җирне ташлап,
Һәр беребез читкә юнәлгән.
Табалмыйча зур бәхетләр,
Еракларда калган, югалган!
Бер күрәсе иде туганнарны,
Җыештырып туган өемә!
Бер күрәсе иде, туган өйнең,
Сөенгәнен безне күрүгә!
Gafur Zabikhullin
Родной дом
Туган йортым,
Әткәй төзегән елны, мин туганмын.
Шунда туып, тәпи басып —
Зур үскәнче, шунда торганмын!
Шушы йортта, алты бала туып үскән,
Алтысы да, читкә таралган!
Әти — әни генә, безне көндә көткән,
Яши — яши, шунда картайган!
Бүген безне, бер кем көтми,
Үкенәбез, ләкин соң инде…
Туган йортка сукмак өзелми,
Әти — әни генә, өйдә күренми…
Кайбер елны, берәм — берәм,
Без кайтабыз сине күрергә!
Кайтсак әгәр, бергә җыелышып,
Сөенешеп, кочагыңа синең сыенып,
Сагыш — хәтирәләр белән җылынып
Без китәбез — кайтыр өчен, тагын сине сагнып!
Gafur Zabikhullin GAFURAGAFUR.RU
Бушап калган авыл.
Бушап калган авыл урамнары,
Бер-бер артлы тора, буш өйләр!
Кешеләр дә, сирәк күренә
Урамында йөри, ят ирләр!
Кайда соң сез, бала-чагалар?
Аркалардан сөйгән әбиләр?
Кайда сез ата-бабалар —
Балаларын көткән аналар?
Кайда сез каз бәпкәләре —
Болыннарда чапкан колыннар?
Әтәчләре ишетелми —
Тавыклары кайда, кырлай торганнар?
Юк, алар!
Бала-чага үсеп таралган —
Туган авылына, кире кайтмаган!
Әби-бабайлар да, күптән киткән —
Кире кайтмас алар оҗмаһтан!
Туган йортым да минем, ташланган
Буш тора ул, күптән кайгырып!
Сорый төсле, нигә соң син
Ташлап киттең мине, калдырып?
Оялдым мин, шул сораудан —
Акланырга сүзләр тапмадым!
Капкаларны кочып, еладым да —
Баш иеп мин, тын калдым…
Gafur Zabikhullin .
Әткәй-әнкәй
Күптән инде, алар киткән
Рәсемнәре генә калган альбомда.
Сагныпмы алсам шул альбомны,
Көчем җитми ачып карарга.
Ачсам әгәр,
Үткән гомер, бер-бер артлы
Күз алдыннан уза, яңадан
Һәр-бер рәсем үзенә чакыра,
Әйдә яшик диеп, кабатлап!
Тик, кайтып булмый үткәннәргә,
Теләсәк тә, яшик диеп
Үткән мизгелләрнең,
Кадерләрен белеп, яхшылап!
Ә шулайда, гомер узган,
Матур-матур эзләр калдырган.
Үткәннәргә үкенеч түгел,
Сокланырлык эзләр калдырган!
Gafur Zabikhullin Екатеринбург янв.2020.