Родная деревня.

      Родная деревня-родная земля.

 

Туган авылым, туган җирем —

Күп киленнәр сине яраткан!

Күпме бала тапкан, синдә калган —

Туган җирең диеп, аңа аңлаткан!

 

Күпме уллар, кызлар үскән,

Күпмеседер читкә киткән?

Еракларда алар йорт тапкан,

Туган җирдән артык җир, кем тапкан?

 

Ир егетләр аны матурлаган,

Киленнәре аны ямьләгән!

Адашканнар кире кайткан,

Кабат алар аңа сокланган!

 

Ата — бабам шунда туып үскән,

Җырлырында аны мактаган!

Туган телен безгә, мирас иткән,

Туган җирен безгә саклаган!

 

Чишмәсенең суын эчкән,

Елгасында аның коенган,

Миндә шунда туып үскән,

Мөхәббәтем сиңа, шунда уянган!

Gafur Zabikhullin 

GAFURAGAFUR.RU

 

              Родная деревня-родная земля.    

Родная деревня.

 

Туган авыл,
Синнән куды мине-
Нинди давыл?
Әткәй йорты —
Яшәдем мин шунда,
Ярты — йорты!
Яше — карты,
Туганнарым шунда калды.
Мөхәббәтем — беренчесе мине,
Шунда яратты!
Әнкәй — әткәй, синнән мине,
Читкә озатты.
Кала — шәһәр мине үзенә каратты!

 

Gafur Zabikhullin. GAFURAGAFUR.RU

 

Родная деревня-родная земля.

 

Төшләремә керде, туган ягым 

 

Төшләремә керде, туган ягым 

Тугайлары, су буйлары 

Ялан тәпи йөргән сабыйлары, 

Болыннарда чапкан колыннары! 

 

 

Төшләремә керде, бала чагым 

Аңсыз чагым, елак чагым 

Ата каздан курыккан, 

Малай чагым! 

 

 

Төшләремә керде, үсмер чагым 

Күп таңнарны каршылаган, 

Үткер чагым! 

Төшләремә керде, туган ягым… 

            Gafur Zabikhullin.

 

Ты снишься мне Родина моя

Реки и луга.

Босоногие ребята,

Скачущие жеребята!

 

И снится мне, моя деревня

Где ещё был, маленьким я!

Даже гуси не боялись меня

И снова зовёт, детство меня!

      Gafur Zabikhullin. ( перевод от автора)

 

Даже гуси не боялись меня

 

 

Туган ягым керде төшемә, 

Туган җире кирәк кешегә.  

Ана теле кирәк күңелемә,  

Чал кергәч тә, инде чәчемә. 

 

Кайтырмындыр ахры, туган якка  

Туган телем, мине чакыра 

Картайсамда инде читтә йөреп, 

Кайтыр төсле, яшлек таңыма! 

 

Гафү итәр микән, туган җирем 

Бәхет эзләп йөрегән, ялгыз улын? 

Аңлар микән, туган телем 

Мин сөйләгән сагну сүзен?! 

Gafur Zabikhullin.  https://gafuragafur.ru 

 

 

Приснились мне, Родные края
Человеку нужны, родные места.
И нужен ему, родной язык,
Если даже он, к седину привык!

 

Наверно вернусь, к родным местам,
Родная речь, меня зовёт.
Даже, если я седой
Кажется, вернусь к юности моей!

 

Простить ли меня, дом родной
Искателя счастья, одинокого?
Поймёт ли, родной язык
Слова любви, мною сказанного?

Gafur Zabikhullin. ( перевод от автора)

 

Птицы улетают…

 

Кошлар китә,

Яшел яфракларны алар,

Алып китә, җылы якларга!

 

Еллар китә,

Кара чәчләремне алар,

Алып китә, белмим кайларга?

 

Кошлар китә,

Кайтыр өчен,

Туган җирен, сагнып язларда!

 

Еллар уза,

Гомрем еллары

Кайтмас инде алар, язларда….

 

Вакыт уза,

Белмим, әллә бирә

Әллә урлый, яшәү елларны?

               Gafur Zabikhullin.

 

Обновлено: 08.01.2023 — 15:03

Поддержите нас любым донатом! Будем благодарны вашей помощи! Для поддержки используйте следующие данные:

Donat: P1039789714    WMZ977234994606  WME822998724240      2200150960390976